Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта

Җирле әһәмияттәге автомобиль юлларыннан файдаланучыларга автомобиль юлларының торышы турында мәгълүмат бирү

  • Кая мөрәҗәгать итәргә?
      • «Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитеты» муниципаль казна учреждениесе, Театр ур., 13.
      • Комитетның эш графигы: һәр көнне, шимбә һәм якшәмбедән кала, дүшәмбе – җомга 8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр, төшке аш: 12.00–13.00.
        Белешмә өчен телефоннар: +7 (843) 294-83-83, 294-83-52.
    Комитет бинасына шәхесне раслый торган документлар буенча керәләр.

  • Документлар исемлеге
    • 1) Кәгазь формадагы документ рәвешендә яки электрон формада, Бердәм идентификацияләү һәм аутентификацияләү системасының хисап язмасы аша Казан шәһәре муниципаль хезмәтләр порталында имзаланган (расланган) гади электрон имза белән муниципаль хезмәт күрсәтүгә гариза;
    • 2) гариза бирүченең вәкаләтләрен раслый торган документ яки аның скан-күчермәсе (электрон форманы тутырганда);

      3) гариза бирүченең шәхесен таныклый торган документ яки Бердәм идентификацияләү һәм аутентификацияләү системасыннан алынган реквизитлар (электрон форманы тутырганда).

  • Дәүләт пошлинасын алу тәртибе, күләме һәм сәбәпләре
    • Муниципаль хезмәт түләүсез нигездә  күрсәтелә
  • Документлар кабул итүдән баш тарту өчен сәбәпләр
    • 1) Вәкаләтле булмаган зат тарафыннан документлар тапшыру;
    • 2) тапшырылган документларның әлеге регламентның 2.5 пунктында күрсәтелгән документларның исемлегенә туры килмәве;

      3) гаризада һәм гаризага беркетелгән документларда теркәлмәгән төзәтүләр, аларның эчтәлеген бер мәгънәдә аңларга мөмкинлек бирми торган җитди җитешсезлекләр булуы;

      4) тиеш булмаган органга документлар тапшыру;

      5) гамәлдәге законнар таләпләре нигезендә гади электрон имза белән кул куелмаган (расланган) гариза һәм электрон документлар бирү.

  • Муниципаль хезмәт күрсәтүдән баш тарту өчен сәбәпләр
    • 1) вәкаләтле булмаган зат тарафыннан документлар тапшыру;
    • 2) тапшырылган документларның әлеге регламентның 2.5 пунктында күрсәтелгән исемлегенә туры килмәве;

      3) гаризада һәм кушып бирелә торган документларда теркәлмәгән төзәтүләр, эчтәлеген бертөрле генә аңлатырга мөмкинлек бирми торган җитди зыяннар бар;

      4) тиеш булмаган органга документлар тапшыру;

      5) соратып алына торган автомобиль юлы турында мәгълүматлар базада булмау;

      6) җирле (муниципаль) автомобиль юлларына кагылмый торган автомобиль юлы турында белешмәләр соратып алынды.

  • Муниципаль хезмәт күрсәтү вакыты
    • Гариза теркәлгәннән соң ике эш көненнән дә артмаска тиеш
  • Административ регламент
    • Автомобиль юлларыннан файдаланучыларга автомобиль юлларының торышы турында мәгълүмат бирү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламенты Казан шәһәре Башкарма комитетының 2013 елның 27-нче ноябреннән чыккан 10321-нче номерлы Карары (2016 елның 25-нче июленнән чыккан 2861-нче номерлы карары, 2018 елның 20-нче августыннан чыккан 4604-нче номерлы карары, 2019 елның 8-нче июленнән чыккан 2426-нчы номерлы карары редакциясендә) белән расланган.